Осиновода газ шартлаган йортта яшәүчеләрне мәдәният йортында урнаштырып торалар
Осиново бистәсен газ шартлаган йортта яшәүчеләрне вакытлыча урнаштыру пункты мәдәният йортында ачылды. Бу хакта Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр итте.
«Мин фаҗига булган урынга килдем. Вакытлыча урнаштыру өчен зыян күрүчеләр исемлеге формалаштырыла», - диде Афанасьев.
Бүген иртән Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә, якынча мәгълүматлар буенча, газ-һава катнашмасы шартлап, ике катлы күп фатирлы йорт җимерелде. Нәтиҗәдә, дүрт кеше зыян күргән. Авыр хәлдәге бер кешене Республика клиник хастаханәсенә китерделәр. Тикшерү комитеты әлеге факт буенча җинаять эше кузгатты.