Россия Герое Раил Габдрахманов Мәскәү Җәмигъ мәчетендә булды
Россия Федерациясе Герое Раил Габдрахманов Мәскәү Җәмигъ мәчетендә булды. Аны Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рушан Әббәсов чакырды. Мәчетнең конференцияләр залында узган чараны Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте һәм «Ватанны саклаучылар» фондының Мәскәү өлкә филиалы белән бергә оештырды. Бу хакта дини оешманың матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Казан танк училищесын тәмамлаган майор Раил Габдрахманов махсус операциядә катнашучы хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзалары белән очрашуда катнашты.
Рушан хәзрәт Әббәсов телеграм-каналында соңыннан язганча, ул үз чыгышында Россия мөселманнарының рухи лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән сәламләү сүзләре тапшырган. Шулай ук әлеге очрашуның төрле милләт һәм дин вәкилләрен (руслар, татарлар, башкортлар), Төньяк Кавказ, Үзәк Азия республикаларында яшәүчеләрне җыюын билгеләп үткән. Аларның барысын да бер нәрсә – Россиягә карата мәхәббәт берләштерә.
Моннан тыш, ул Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьевның барысын да махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә бик тә игътибар белән карарга чакыруын, Мәскәү өлкәсе мөселманнарының аның белән даими элемтәдә торуын, хуҗалык эшләрендә, матди һәм рухи ярдәм күрсәтүен билгеләп үткән.