Дәүләт Думасы депутаты Татарстанда күпбалалы 243 гаиләгә азык-төлек җыелмасы бүләк итәчәк
Яңа ел алдыннан Татарстанның Балтач, Алабуга, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Балык Бистәсе, Саба районнарыннан, шулай ук Казанның Вахитов һәм Идел буе районыннан 243 күпбалалы гаилә бәйрәм өстәленә күчтәнәч җыелма алачак. Бу гаиләләрдә барлыгы 1 379 бала тәрбияләнә. Акциянең инициаторы — Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Илья Вольфсон һәм «Синең файдага» хәйрия фонды. Мондый акцияне парламентарий инде өченче ел рәттән үткәрә.
«Безнең республикада күпбалалы гаиләләр елдан-ел арта бара — без акцияне биш һәм аннан да күбрәк балалы 176 гаилә белән башлаган идек. Быел инде 243кә барабыз. Мондый динамика сөендерә генә ала. Киләсе елда бу санның никадәр артачагын карыйк — ә ул Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Вакытлар әлегә катлаулы, әмма без мөмкин булганча мохтаҗларга һәм бигрәк тә балаларга ярдәм итәргә тырышабыз. Бу гаиләләрнең һәрберсе Яңа елга кадәр бәйрәм өстәленә азык-төлек җыелмасы алачак. Без алар өчен барлыгы биш тоннадан артык продукт әзерләдек», – дип сөйләде Илья Вольфсон.
Беренче бәйрәм җыелмасын Казанның Идел буе районыннан Татьяна Горбатова алды, ул ялгызы биш бала тәрбияли. Олысы Раульгә — 13 яшь, ул 186 нчы лицейның җиденче сыйныфында укый, ә иң кечесе — 2 яшьлек Роман күптән түгел балалар бакчасына киткән.
Узган ел Илья Вольфсоннан һәм «Синең файдага» хәйрия фондыннан азык-төлек җыелмаларын Идел буе округының 203 күп балалы гаиләсе алган.