Бүген Казанда яңа температура рекорды куелды
Бүген, 21 декабрьдә, Татарстан башкаласында ун ел элек булган температура рекорды яңартылды. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Казан-Аэропорт метеостанциясендә термометр баганалары +3,4 градуска кадәр күтәрелде, ә шәһәрнең Идел буе районында урнашкан Казан метеостанциясендә +4,1 градуска кадәр күтәрелде.
21 декабрь өчен Казан территориясендә абсолют максимум 2014 елда билгеләнгән иде. Ул вакытта шәһәрдә һава температурасы нульдән 2 градуска кадәр җиткән иде.