Татарстан Рәисе: Махсус операциядәгеләргә ярдәм темасы күтәрелмәгән бер генә көн дә юк
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм темасы кузгатылмаган бер генә көн дә юк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда әйтте.
«Һәр көн бу хакта иртүк фикер алышабыз. Республика дәрәҗәсендә генә түгел, һәр муниципалитет, һәр торак пункт, һәр предприятие төрле дәрәҗәдә гуманитар ярдәм программасына җәлеп ителгән», – диде Миңнеханов.
Ул, шулай ук, республика шефлыгындагы шәһәрләр булуын искәртте. «Саклану сәнәгате комплексы тарафыннан Баш Командующий куйган бурычлар үтәлә. Мобилизацияләнгәннәр, контракттагыларга карата куелган бурычлар контрольдә. Безгә куелган бурычларны лаеклы үтәп киләбез», – дип белдерде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов чыгышы белән Татарстаннан булган Геройлар саны да ай саен арта баруын әйтте. Барлыгы 11 Герой бар, диде.