Ирада Әюпова: Минем мәдәни объектлар мәсьәләсендә өч «авырткан урыным» бар
![Ирада Әюпова: Минем мәдәни объектлар мәсьәләсендә өч «авырткан урыным» бар](https://www.tatar-inform.ru/images/uploads/photo/2023/12/25/24c0adfd69eeb5d96c0e00d858756c0f.jpg)
Мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән очрашуында мәдәни объектларда өч «авырткан урыны» барлыгын әйтте. «Алар буенча процесс яки башлана гына яки әле бөтенләй аңлашу юк», – диде ул.
«Аның берсе – Милли музей. Сиксәненче еллардагы янгыннан соң аңа чынлап торып ремонт булганы юк. Декабристлар урамы, 4 нче йортта вакытлыча булса да фондларны куеп торырга бина бирделәр. Әмма беренчедән, анда күчәргә фонд саклаучыларның теләге юк. Икенчедән, Россия мәдәният министрлыгы десант җибәрде – алар бөтен таләпләр күрсәтелгән бәяләмә әзерлиләр. Әлегә без «тупик»та», – диде ул.
Борчылу тудырган биналарның икенчесе – Казан ТЮЗы. Ирада Әюпова ТЮЗ ишегалдындагы ике катлы бер бинаның «Мәдәният» илкүләм проектына эләгүен, аның буенча проект-смета документациясе әзерләнүен әйтте. «Этаплап эшләячәкбез», – диде ул.
Ремонт көткән биналарның өченчесе - Казан театр училищесы. «Ике бинаны кушу идеясе бар иде, чөнки студентлар ике арада йөри. Әмма бу мәсьәләне әле уйлап бетерәсе бар, чөнки мәдәни мирас объекты», – диде ул.
Журналистларның Милли китапханә карамагында булган Ушкова йорты турындагы сораулары буенча министр әлегә ачык җавап бирә алмады. «Бүгенге көндә бина Милли китапханә балансында», – диде ул.
Ирада Әюпова республика горурлыгы булган мәдәни биналарны да искә алды. «Заманында Туфан Миңнуллин Дәүләт Советында «Чаллыда театр бинасы юк, Милли китапханә начар хәлдә», – дип чыгыш ясаган иде. Бу аның вафаты алдыннан соңгы чыгышы булгандыр. Бүген Милли китапханә дә яңа бинада. Чаллыда федераль ресурслар белән ике театр төзедек. Түбән Камада бүгенге көндә ике театр – Татар дәүләт театры һәм ТЮЗ», – диде ул.