Татарстанда ярты миллионнан артык кеше электрон хезмәт кенәгәләре алды
Татарстанда 443 меңнән артык кеше электрон хезмәт кенәгәсен рәсмиләштергән. Тагын якынча 106 мең кеше аңа беренче эшкә урнашканда ук күчкән. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итте.
Фондта белдерүләренчә, электрон хезмәт кенәгәсе хуҗасы дәүләт хезмәтләре аша мәгълүматларга даими керә ала. Мисал өчен, портал аша өземтәне рәсмиләштерергә яки кадрлар үзгәрешләрен мониторларга мөмкин.
Моннан тыш, хезмәткәр эшкә урнашканда мәгълүматны дистанцион рәвештә тапшыра ала. Электрон өземтә цифрлы имза белән раслана һәм кәгазь версия белән бер үк хокукка ия.
Кирәк булганда, мәгълүматны кәгазьдә дә алырга мөмкин. Моның өчен Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлегенә яки күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
«Электрон китаптан мәгълүматны эш бирүчедән дә алырга мөмкин, тик анда эшләгән чор өчен генә. Техник мөмкинлеккә карап, алар мәгълүматны электрон рәвештә яки кәгазьдә бирәләр», - дип белдерде Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге битәкчесе Эдуард Вафин.