Песошин Дмитрий Перевезенцевны «Татмедиа» җитәкчесе урынбасары вазифасына билгеләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Дмитрий Перевезенцевны «Татмедиа» җитәкчесе урынбасары вазифасына билгеләде. Шул хактагы боерык ТР хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
«2023 елның 27 декабрендә Перевезенцев Дмитрий Михайловичны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары вазифасына билгеләргә», - диелә документта.
Дмитрий Перевезенцев 1968 елның 30 июлендә Казанда туган. 1991 елда авиаприборлар төзү белгечлеге буенча А.Н.Туполев исемендәге Казан авиация институтын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеге башында Казан авиаприборлар төзү конструкторлык бюросында техник, инженер булып эшләгән. Соңрак 1 категорияле белгеч, шуннан соң Казан хакимияте Иҗтимагый оешмалар һәм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсенең тышкы реклама һәм мәгълүмат бүлеге башлыгы итеп билгеләнгән.
2002 елда «Казань» телерадиокомпаниясе» дәүләт учрежденисе директоры, 2008 елда «Татмедиа» ААҖ филиалы - «Казань» телерадиокомпаниясе» генераль директорының беренче урынбасары булган. 2010-2016 елларда шул ук оешмада җитештерү һәм телекоммуникацион үсеш буенча генераль директоры урынбасары вазифасын башкарган.
Яңа вазифага билгеләнгәнче Перевезенцев «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының эшләр белән идарә итү башлыгы булган.