Яшел Үзәннең Мулла Иле мәдәният йорты 50 еллык юбилее уңаеннан зур концерт оештырды
Яшел Үзән районы Мулла Иле мәдәният йорты 50 еллык юбилеен зур концерт белән билгеләп үтте. Мәдәният йорты сәхнәсендә төрле елларда үзешчән сәнгатьтә актив катнашучылар һәм чакырылган кунаклар чыгыш ясады. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбәр итә.
Концертның беренче бүлеген сәхнә ветераннары тотып торса, икенче өлешен урта яшьтәгеләр, өченче өлеше яшьләр кулына күчте. Әлеге бәйрәмгә бөтен авыл халкы җыелды, кунаклар һәм якташлар да кайтты.
Авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев мәдәният йортыннан эшләп чыккан ветераннарга һәм бүгенге көндә хезмәт итүче мәдәният хезмәткәрләренә Рәхмәт хаты белән истәлекле бүләкләр тапшырды.
Дүрт сәгатьлек тамаша җыр-биюгә күмелеп барды. Тамаша залында алма төшәрлек тә урын калмаган иде.
«Мулла Иле авылында яшәүчеләргә рәхмәт белдерәм. Шушы йортка халык йөрмәсә, бөтен чараларда катнашмаса, мәдәният хезмәткәрләре белән генә бернәрсә дә эшләп булмас иде. Шундый бердәм, уңган-булган һәм үтә дә талантлы халык булганлыктан, мәдәният йорты бүгенге көндә дә гөрләп эшли», - дип яза Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.