Россия Хөкүмәте коллекторларга хәвеф-хәтәр категорияләре бирә башлаячак
Россия Хөкүмәте профессиональ коллекторлар эшчәнлеген генә түгел, бурычны кайтару буенча микрофинанс оешмалары эшен дә контрольдә тотачак. Аларга юл куелган хилафлыкларга бәйле рәвештә хәвеф-хәтәр категорияләре биреләчәк. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы караны имзалады.
«Югарыда атап үтелгән оешмаларга юл куелган хилафлыкларга (югары, сизелерлек, уртача һәм түбән) бәйле рәвештә хәвеф-хәтәр категорияләре биреләчәк», - диелә документта.
Компанияләрнең гамәлләрен контрольдә тоту өчен кисәтү визитлары, тикшерүләр һ.б. чаралар каралган. Шул ук вакытта, яңа чараларның 2023 елның августында кабул ителгән бурычка алучыларның хокукларын яклау турындагы федераль закон нигезендә гамәлгә ашырылачагы әйтелә.