Екатеринбургта татар яшьләре оешмасы «Кияу пилмәне» мастер-классын үткәргән
Екатеринбургта Урал татарларын берләштергән «Яшен» татар оешмасы «Кияу пилмәне» дип аталган күңелле чара үткәргән. Бу хакта «Яшен» татар яшьләре оешмасы «ВКонтакте» социаль челтәре сәхифәсендә яза.
Татар мәдәният үзәгендә үткәрелгән кулинар мастер-класс үзенә 30дан артык кешене җыйган. Чарага хәтта күрше шәһәрләрдән дә кунаклар, ә иң мөһиме — оешманың дусты, Пермь краеның «Чәк-чәк» Төбәк иҗтимагый татар яшьләре оешмасыннан Рената Ибәтуллина килде, диелгән хәбәрдә.
Уен һәм шаяртулар, җыр-биюләр белән үрелеп барган очрашу яшьләрне һәм өлкән буын вәкилләрен берләштергән. Барысы бергәләп пилмән бөккән, башка ризыклар әзерләгәннәр, аннары бергәләп шулар белән сыйланганнар.
Котлау һәм бүләкләр белән Кыш Бабай белән Кар Кызының килүе аеруча күңелле булды. Киләчәктә дә татар халкының гореф-гадәтләрен ныгытучы шундый бәйрәмнәр үткәрәчәкбез, диелә хәбәрдә.