Фәрит Мөхәммәтшин: 2023 ел өмет һәм сынауларга тулы булды
Россиядә 2023 ел һәркемнең күңелендә калачак өметләр һәм сынаулар, казанышлар һәм мөһим вакыйгалар белән тулы булды. Әмма авырлыкларга карамастан, халкыбызда бердәмлек һәм үзара ярдәм хисләре үзгәрешсез калды. Татарстанлыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.
«Вакыт һәм вәзгыять күп нәрсәләрне үзгәртергә мөмкин, әмма халкыбызның бердәмлеге, авыр чакларда бер-береңнең ярдәмен тоеп яшәү кебек кыйммәтләр үзгәрешсез кала. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим. Бар да яхшы булсын!» — дип язган ул үзенең телеграм-каналында.
Элегрәк Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләргә видеокотлау яздырган иде.