Коробченко: Татарстан пилотсыз авиация буенча илкүләм проектны эшләтеп җибәрүгә әзер
Татарстан «Пилотсыз авиация системалары» яңа илкүләм проектын эшләтеп җибәрү өчен кирәкле барлык материалларга, шул исәптән пластик һәм электроникага ия. Бу хакта социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү һәм икътисадны үстерү буенча киңәшмәдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко сөйләде.
Чараны республика Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Проектны гамәлгә ашыру Россиядә 1 гыйнвардан башлана, ә киләсе өч елда гомуми финанслау 300 млрд сумнан артып китәчәк. «Тармакны үстерү өчен безнең республикада материаллар, электроника һәм кирәкле пластик бар», — дип белдерде министр.