Татарстан синоптиклары кабат салкын һәм буран турында кисәтә
Иртәгә, 3 гыйнварда, Татарстанда кабат һава температурасы төшүе фаразлана. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Төнлә һәм иртән республикада урыны белән һава температурасы -25..-29 градуска кадәр (Казанда -25..-26 градуска кадәр) төшәчәк.
Моннан тыш, күп итеп кар ява. Төбәкнең кайбер районнарында кабат буран фаразлана, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарланачак.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген көндез Татарстанда һава температурасы -15..-20 градус, республиканың төньягында -23 градус, Казанда -20..-22 градус була. Казанда салкыннар сәбәпле, «Казан» гаилә үзәге янындагы Яңа ел программасын кичектерделәр.
Метеорологлар фаразларынча, Татарстанда ким дигәндә атна уртасына кадәр салкын, дымлы һава торышы саклана. Элегрәк Казан федераль университеты метеорологлары Арктикадан салкын һава агымнары килүе турында кисәткән иде.