Түбән Новгородта өлкә Диния нәзарәтенең беренче рәисе Гомәр хәзрәт Идрисовны искә алалар
1 гыйнварда Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенә нигез салучы һәм аның беренче рәисе, Россия мөселман дин әһеле, күпсанлы кешеләрнең укытучысы һәм остазы Гомәр хәзрәт Идрисовка 70 яшь тулган булыр иде. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни мохтариятенең «Вконтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
- Күренекле һәм хөрмәтле мөселман дин әһеле, Түбән Новгородның Җәмигъ мәчете имамы Гомәр хәзрәт Идрисов 2020 елның ноябрендә вафат булды.
Декабрьдә Түбән Новгород өлкәсе татарлары мохтарияте Гомәр хәзрәтне искә алу кичәсен үткәрде. Анда аның хезмәттәшләре, дуслары, көрәштәшләре, укучылары һәм якын туганнары аның белән бәйле хатирәләре белән уртаклашты.
Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни мохтарияте аның истәлеген мәңгеләштерү инициативасы белән чыкты, Түбән Новгородта мемориаль такта урнаштырылды. Инициатива киң җәмәгатьчелек һәм хакимият вәкилләре тарафыннан хупланды. Бу идеяне гамәлгә ашыру эше 2024 елда дәвам итәчәк.