Махсус хәрби операциядәге Лениногорск хәрбиенең өченче баласы туган
Лениногорскида яшәүче Светлана Евдокимованы бала тудыру йортында район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән Кыш бабай һәм Кар кызы да өченче бала тууы белән котлады. Бу хакта район башлыгы «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.
Балага Данил дип исем кушканнар.
Гаилә башлыгы хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үти.
Фото: Рәгать Хөсәеновның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсеннән