Түбән Камада мөмкинлекләре чикле балалар өчен чыршы бәйрәме узды
Раштуа бәйрәме алдыннан Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йортында Түбән Каманың 6, 7 һәм 11 нче микрорайоннарында яшәүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен чыршы бәйрәме узды. Бу хакта «Түбән Кама» газетасы яза.
Шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте язганча, бәйрәм дәвамында балалар һәм ата-аналар, барысы бергә яңа ел җырларын җырлаган, чыршы янында әйлән-бәйлән уйнаган.
Бәйрәм азагында һәр бала Кыш бабайдан бүләк алган, диелә хәбәрдә.