Татарстанның кайбер районнарында томан һәм юлларда бозлавык көтелә
![Татарстанның кайбер районнарында томан һәм юлларда бозлавык көтелә](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/1/8/32a608a69d97f6a7eb8097fee5b59037.jpg)
Бүген иртән Татарстанның кайбер районнарында томан төшәргә мөмкин. Шулай ук синоптиклар республика юлларында бозлавык булуы турында кисәтте. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төбәктә аномаль салкын һава торышы саклана. Төнлә аязганда һава температурасы -33 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы -18..-23 градус була.