«Автодор» машина йөртүчеләрне М12 юлында заправкаларга йөкләнеш арту турында кисәтте
![«Автодор» машина йөртүчеләрне М12 юлында заправкаларга йөкләнеш арту турында кисәтте](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/1/8/1989de2c08a3ae430a4c8af4cb71d147.jpg)
«Автодор» дәүләт компаниясе М12 «Көнчыгыш» трассасының Мәскәү-Казан участогында ягулык салу комплексларына йөкләнеш зур булуы турында кисәтте һәм йөртүчеләргә ягулык салу өчен заправканы алдан сайларга киңәш итте.
«Яңа ел бәйрәмнәре ахырына якынлаша. Сәяхәт өчен М12 юлын сайлаган кешеләрнең барысы да өйләренә кайта башлады», диелгән дәүләт компаниясенең Телеграм-каналында.
Шулай ук машина йөртүчеләргә бакны ягулык белән тутырып юлга чыгарга, ә М12 юлында урнашкан күп функцияле зоналарның берсендә ягулык салганда мондый кагыйдәне үтәргә киңәш ителә: башта автомобильгә ягулык салырга, аннары машинаны парковкага күчеререп куярга һәм шуннан соң гына ашарга барырга.
- 21 декабрьдә Россия Президенты Владимир Путин 810 км озынлыктагы М12 Мәскәү-Казан автомобиль юлының барлык участокларында хәрәкәтне ачты. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.