Казанның «Астория» кунакханәсендә чыккан янгынны сүндерделәр
Казанда мәйданы 1000 квадрат метр тирәсе тәшкил иткән янгынны сүндерделәр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, 15.23 сәгатьтә ут белән көрәшүчеләр Казанның «Астория» кунакханәсендә чыккан янгынны сүндерде. Аның мәйданы 936 квадрат метр тәшкил иткән.
Янгынны сүндерүгә барлыгы 74 кеше һәм 22 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Искәртеп узабыз, янгын бүген көндезге икеләр тирәсендә чыккан. Ачыкланганча, «Астория» мини-кунакханәсе һәм банкет залы урнашкан бинаның түбәсенә ут капкан.
Урынга Казанның Идел буе районы прокуроры Артур Шәрипов та килгән.