Казанда «Астория» кунакханәсенең түбәсе янган
Бүген көндезге икеләр тирәсендә Павлюхин урамында урнашкан кунакханәдә янгын чыккан.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, якынча мәгълүматлар буенча, «Астория» мини-кунакханәсе һәм банкет залы урнашкан бинаның түбәсенә ут капкан. Хезмәткәрләр әйтүенчә, барлык кешеләр дә бинадан чыккан. Беркем дә зыян күрмәгән.
«Янгын бүлекчәләре килгәч, янгын сагы газ-төтеннән саклау хезмәте звеноларының эше оештырылды», - дип искәрттеләр ведомствода.