Шешәгә тутырылган суда кеше өчен куркыныч кисәкчекләр тапканнар
Бер литрлы су шешәсендә 240 меңгә якын пластик фрагменты табылган, алар кеше сәламәтлеге өчен бик тә куркыныч. Бу хакта Bloomberg Колумбия университетында үткәрелгән тикшеренүгә сылтама белән хәбәр итә, дип яза «Труд» газетасы.
«Нанопластик микропластикка караганда кеше сәламәтлеге өчен куркынычрак, чөнки аның кисәкчекләре бик кечкенә, алар кеше күзәнәкләренә үтеп керә һәм органнарга зыян китерә», - диелә хәбәрдә.
Хәтта әле тумаган сабыйлар да нанопластиктан сакланмаган, ул организмга соңгылык аша үтеп керергә мөмкин. Галимнәр инде күптән шешәгә тутырылган суда алар бик күп булырга тиеш дип шикләнә иде, әмма аерым нанокисәкчекләрне идентификацияләргә мөмкинлек бирә торган технологияләр юк иде әле, диелә мәкаләдә.
Анда билгеләп үтелгәнчә, тикшеренү авторлары инновацион анализ алымы булдырган, ул 25 литр суда 110 меңнән 370 меңгә кадәр кисәкчек (шуларның 90 проценты – нанопластик) булуын ачыкларга мөмкинлек биргән. Галимнәр барлык кисәкчекләрне дә танып булмавын әйткән, шуңа күрә суда пластик күләме тагын да күбрәк булырга мөмкин.