Песков: Путин үзенең барлык вәгъдәләрен истә тота һәм аларны шәхсән үти
Россия Президенты Владимир Путин үзенең барлык планнарын һәм вәгъдәләрен истә тота, ә соңыннан, датасын билгеләп, аларны шәхсән үзе гамәлгә ашыра. Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков шулай дип белдерде.
Аның сүзләренчә, Президент шәхси хатларны эшкәрткәнчегә кадәр кадерләп саклый.
«Барлык вәгъдәләрен, кем беләндер төзегән бөтен планнарын истә тота һәм соңыннан шәхсән үзе гамәлгә ашыра. Үзе датасын билгели, моннан файдаланып булсын өчен бушрак вакыт сайлый», - дип белдерде Песков журналист Павел Зарубинга.
Әйтик, ноябрь аенда Президент Кызыл мәйданда чәчәк салу тантанасында махсус хәрби операциядә һәлак булган геройларның ике баласы белән сөйләште һәм аларның берсенә әле тагын очрашырбыз дип вәгъдә итте. Раштуа бәйрәмендә ике малайны да әниләре белән Яңа Огареводагы Президент резиденциясенә чакырдылар.