РФ транспорт министры Татарстанда яшәүче 15 яшьлек Диананың Яңа ел хыялын чынга ашырды
РФ транспорт министры Виталий Савельев «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында Татарстанның Болгар шәһәрендә яшәүче 15 яшьлек Диана Зиннәтуллинаның хыялын (ул Яңа елда үз фотоаппараты булуын теләгән) чынга ашырды.
Бүләкне тапшыру өчен Диананы әнисе белән бергә Мәскәүгә – Транспорт министрлыгына чакырдылар, шуннан соң алар шәһәр белән танышты, дип белдерделәр ведомствода. Диана шулай ук Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) эшләүче «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында оештырылган «Россия хәрәкәттә» экспозициясе белән дә танышты.
«Дөресен әйткәндә, мин теләгемне беркем дә чынга ашырмас дип уйлаган идем. Әмма шулай килеп чыкты – РФ транспорт министры минем теләгемне үтәргә булды», - диде кыз.
Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, Диана – бик актив кыз, ул «Алдынгылар хәрәкәте», «Юнармия»дә әгъза булып тора, төрле форум һәм фотобәйгеләрдә катнаша, үз районы медиакомандасында эшли.
«Мин табиб булырга, кешеләргә ярдәм итәргә, аларның гомерләрен коткарырга телим», - диде Болгар шәһәренең яшь гражданины үз максатлары турында.
«Теләкләр чыршысы» - ел саен үткәрелә һәм теләгән һәркем катнаша ала торган акция. Элегрәк аның кысаларында Россия Президенты Ксения Мазневага - үзен яңалыкларның алып баручысы ролендә сынап карарга, 11 яшьлек Никитага – Эрмитаж белән танышырга, 8 яшьлек Кристинага Байкалны барып күрергә ярдәм итте. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исә яшь татарстанлыларның «Ак Барс» хоккей командасы уенчылары белән очрашу хыялын чынга ашырды һәм Лисичанскида яшәүче малайга бүләк тапшырды. Ул тагын өч баланың теләген үтәячәк.