Рөстәм Миңнеханов Россия Студентлар көне белән котлады
![Рөстәм Миңнеханов Россия Студентлар көне белән котлады](https://www.tatar-inform.ru/images/uploads/3715e41260b6993382e4ef9653c63021.jpg)
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов югары һәм урта махсус уку йортларында белем алучыларны Россия Студентлар көне белән тәбрик итте. Бәйрәм уңаеннан республика җитәкчесе телеграм-каналында пост урнаштырган.
«Бәхетле һәм күңелле студент еллары, җиңел сессияләр һәм кызыклы семестрлар! Хәзерге вакытта сессияне тапшыручы студентларга уңышлар телим», – дип язган ТР Рәисе фото астына.
Россия Студентлар көне - аны тагын Татьяна көне дип тә атыйлар – ил күләмендә 2005 елдан бирле 25 гыйнварда билгеләп үтелә.