Степан Спиридонов: Район мәдәният учреждениеләрен төзекләндерү өчен акчаны арттырасы иде
Мамадыш районының мәдәният бүлеге мөдире Степан Спиридонов муниципаль районнардагы мәдәният учреждениеләрен төзекләндерү һәм төзү өчен бүленгән акчаны арттыру мөмкинлеген карауны сорады.
«Авыл клубларының һәм мәдәният йортларының роле әйтеп бетергесез зур. Мин инде туксанынчы елларда илебез көнбатыш юлыннан китеп баргач, чит илләрдәге кебек, клубларны ябып бетерербез дә, мәчет һәм чиркәүләрдә мәдәният белән шөгыльләнергә калырбызмы икән, дип борчыла башлаган идем. Хәзер үз юлыбызга борылгач, мәдәният йортларының кирәклеге бермә-бер артты», – диде ул Мәдәният министрлыгының коллегия утырышында.
«Безнең республика җитәкчелеге алдан күрүчәнлеге белән Россиядә беренче булып мәдәният учреждениеләре биналарын төзекләндерүгә тотынды. Аннары федераль проект - «Мәдәният» илкүләм программасы килеп чыкты. Шушы ике программа безнең Мамадыш районында 9 мәдәният учагын капиталь төзекләндерергә һәм 8 мәдәният учагына яңа бина төзергә мөмкинлек бирде», - дип дәвам итте Степан Спиридонов.
Ул Мамадышның Балалар музыка мәктәбендә ремонт баруын, район мәдәният йортында реконструкция башлануын әйтеп узды. Бу мәсьәләгә җитди каравы өчен район башлыгы Анатолий Ивановка рәхмәтләрен җиткерде.
«Әле бит бинаны төзеп куеп кына эш бетми. Аның эчендә заманча мультимедиа аппаратурасы, каты һәм йомшак җиһазы булырга тиеш. Без боларга бик мохтаҗ», – дип өстәде ул.
Степан Спиридонов район мәдәният бүлегенең автопаркы тузуын да әйтте һәм яңарту мөмкинлеген сорады. «Без XXI гасырда яшибез. Район мәдәният йортында ерак юлларга чыга ала торган зур автобус булса да начар түгел. Безнең бар ул, ләкин тузды. Мамадыш районы ел саен Белоруссиягә фестивальгә бару мөмкинлеген таба – чөнки анда якташыбыз, күренекле композитор Фәрит Яруллин җирләнгән. Региональ Сабантуйларга да катнашабыз», – дип санап узды ул үтенечен дәлилләп.
Мамадыш районы мәдәният бүлеге мөдиренең тагын бер финансларга бәйле үтенече «Татарстанның мәдәни башкаласы» проектына кагылды. Ул моның уңышлы проект булуын билгеләп үтте.
«Бер генә район да үзләреннән чыккан артистлар белән мактанмады, үз үзешчәннәрен күрсәтте. Ул концертлар бербөтен сәнгать әсәре буларак яңгырады. Ул концертларның чыгымнары зур. Чыгымнар тоткач приз алып кайтып китсәң әйбәт. Приз фондын киңәйтеп булмасмы икән?» – диде чыгыш ясаучы.
Министр Ирада Әюпова быел проектның приз фонды 10 миллион булачагын һәм тагын бер приз булуы мөмкинлеген әйтте. Автопарк мәсьәләсендә автобусларны эксплуатацияләүгә бәйле законнарның катгыйлануын, шул сәбәпле кешеләр сәламәтлегенә бәйле бу теманы җентекләп өйрәнү кирәклеген әйтте.
Ирада Әюпова күпләрнең фикерен яңгыраткан һәм туры сүзлелеге өчен Степан Спиридоновка рәхмәт әйтте.
- Мәдәният министрлыгының 2023 елдагы эшчәнлеген йомгаклау коллегиясе утырышы Милли китапханә залында узды. Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.