Самарада журналист Альбина Мәхмүтова истәлегенә концерт була
16 февральдә 16.00 сәгатьтә Самара шәһәренең «Октябрь» мәдәният йортында «Ялкынлы яшьлек» татар халык җыр, бию һәм шигърият ансамбле Альбина Мәхмүтова истәлегенә багышланган программа белән чыгыш ясаячак. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
Концертка керү – ирекле. Мәдәният йортының адресы – Мехзавод бистәсе, 4 квартал, 9 йорт.
- Мәрхүмә журналист Альбина Мәхмүтова турында: Самара татарларына ихлас хезмәт итте