Фән темасын яктыртучы журналистлар өчен республика бәйгесе уздырыла
Фәннең, фәнни эшчәнлекнең абруен күтәрү, җәмгыятьтә галим кешенең уңай образын, дәрәҗәсен саклап калу максатыннан, массакүләм мәгълүмат чаралары өчен «Татарстан фәне, яңа горизонтлар» республика конкурсы игълан ителә.
ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов бу хакта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясендә игълан итте.
«Якын арада конкурс нигезләмәсе «Татмедиа» белән килештереләчәк. Фәнни-технологик үсеш елының төп чаралар планын гамәлгә ашыру уңай нәтиҗәләргә, республиканың фән өлкәсендә үсешенә китерер дип ышанам», – диде Рифкать Миңнеханов.
Ул массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә фән тармагын популярлаштыруга керткән өлеше өчен рәхмәтен җиткерде.