Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт премиясен тапшыру тантанасындагы фотоны күрсәтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында фән һәм техника өлкәсенә караган ТР Дәүләт премияләрен тапшыру тантанасында төшкән фотолары белән уртаклашты һәм әлеге бүләк тарихына багышланган видеоролик урнаштырды.
Фото: © ТР Рәисе телеграм-каналы
«Фән көне алдыннан фән һәм техника өлкәсенә караган Дәүләт премияләрен тапшырабыз. Бу традициягә быел 30 ел тулды!» - дип язды республика җитәкчесе.
Фото: © ТР Рәисе телеграм-каналы
«Республикада фән эшлеклеләренә ярдәм итү өчен күп нәрсә эшләнә. 2024 ел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде», — дип өстәде ул.
Фото: © ТР Рәисе телеграм-каналы
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә 2023 ел өчен фән һәм техника өлкәсенә караган Татарстан Дәүләт премияләрен тапшырды.