Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсенә караган Татарстан Дәүләт премияләрен тапшырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елда фән һәм техника өлкәсенә караган Татарстан Дәүләт премияләрен тапшырды. Чара бүген Казан Кремлендә узды.
«Быел без танып белүнең төрле өлкәләрендә зур нәтиҗәләргә ирешкән галимнәрне хөрмәтлибез — филологиядән алып, геодезиягә кадәр, авыл хуҗалыгы фәннәреннән алып, транспорт машиналары төзелешенә кадәр. Хезмәтләрегезнең теоретик яңалык белән генә түгел, ә югары гамәли кыйммәте белән дә аерылып торуы сөендерә. Сезгә ирешкәннәрдә туктап калмавыгызны һәм алга, үҗәтлек белән яңа максатларга баруыгызны телим. Ышанам, сезнең төп казанышларыгыз әле алда!» — дип белдерде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүгенге очрашу республикада Россия Фән көненә багышланган тантаналы чаралар сериясен ача. Моннан тыш, 2024 ел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде.
«Хәзерге Россия тарихында беренче тапкыр республиканың фән һәм технологияләр өлкәсендә эшләүчеләр саны 14 мең кешедән артып китте. Ә фәнни эзләнүләргә эчке чыгымнар күләме безнең өчен рекордлы 30 млрд сумга якынлашты», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Федерация субъектларының фәнни-технологик үсеше милли рейтингында Татарстан, алга Россия башкаласын гына үткәреп, икенче урынга күтәрелде. Бу уңышларда, Миңнеханов сүзләренчә, республиканың фәнни җәмәгатьчелеге өлеше зур.
Бүләкләрне Рәис кулыннан Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты вәкилләре алды —татар теленең алты томлык аңлатмалы сүзлеген төзегән өчен һәм Казан дәүләт аграр университеты — мелиоратив игенчелек алымнарын уйлап тапкан һәм керткән өчен. Казан вертолет заводы күп максатлы Ми-38 вертолетын серияле җитештерүгә куйган өчен, ә «Татнефть» ГАҖ ясалма интеллект кулланып комплекслы мәгълүматларны җыю һәм эшкәртүне автоматлаштырган махсус максатлы геодезия челтәре өчен бүләкләнде.