Сәламәтлек саклау министрлыгы пациент турында мәгълүматның читкә таралу хәбәрен тикшерә
Бер көн элек социаль челтәрләрдә район үзәк хастаханәләренең берсендә пациентларның шәхси мәгълүматлары даркнет челтәренә эләккәнлеге турында мәгълүмат таралды.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, сүз барлык пациентлар турында бармый. Беренчел мәгълүматларга караганда, язмаларның тар сегментына гына законсыз үтү мөмкин булган.
Бу хәл медицина учреждениесенең аерым хезмәткәрләре тарафыннан хокук бозулар белән бәйле булырга мөмкин, дип фаразлыйлар республика Сәламәтлек саклау министрлыгында.
«Хәзерге вакытта хезмәт тикшерүе үткәрелә. Аңа мәгълүмати куркынычсызлык белгечләре җәлеп ителде. Мондый хәл кабатланмасын өчен, тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, барлык кирәкле чаралар күреләчәк», – дип сөйләделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.