Җәмәгатьчелек Фикере Фонды: Ун россияленең сигезе Путинның эшен уңай бәяли
Гамәлдәге ил башлыгы Владимир Путинның Россия Президенты вазифасындагы эшен Россия гражданнарының уннан сигезе (80 проценты) яхшы бәяли. «Җәмәгатьчелек фикере» фонды үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шундый, дип хәбәр итә РИА Новости.
Шул ук вакытта респондентларның 8 проценты гамәлдәге дәүләт башлыгының эшен түбән бәяли. Сораштыруда катнашучыларның 12 проценты җавап бирергә авырсынган.
Моннан тыш, респондентларның 80 проценты Путинга ышануларын белдерә, ә 11 процент россиялеләр аңа ышанмый. Сораштыруда катнашучыларның 9 проценты җавап бирергә авырсынган.
Сәясәтчеләрнең электораль рейтингларына килгәндә, быелның 19 гыйнварыннан башлап, бу сорау бирелми һәм булачак президент сайлауларында кандидатларның гипотетик даирәсе барлыкка килгәнче бирелмәячәк, дип аңлата социологлар.
«ФОМнибус» интернет газетасы тарафыннан атналык сораштыру бу елның 28 гыйнварында, илнең 53 төбәгендәге 104 шәһәр һәм авыл торак пунктларында яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк 1500 кеше арасында үткәрелгән. Сораштыру ысулы — респондентның яшәү урыны буенча интервью. Статистик хата 3,6 проценттан артмый.