Авыл ипотекасын гамәлгә ашыруда Татарстан Россия төбәкләре арасында алдынгы булды
2023 елда авыл ипотекасына «Россельхозбанк»ның Татарстан төбәк филиалы тарафыннан 4 млрд сум бирелгән, бу 1000 нән артык гаиләгә авыл җирлегендә торак сатып алырга мөмкинлек тудырган. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте (Росреестр) матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ел йомгаклары авыл ипотекасының татарстанлылар арасында ихтыяҗлы программа булуын тагын бер кат раслады. 4 ел эчендә Татарстанда 4200 дән артык гаилә 11 млрд сум күләмендә ярдәм алды», — дип сөйләде «Россельхозбанк»ның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова. Ул программаны гамәлгә ашыру юнәлешендә республиканың ил төбәкләре арасында лидер булуын билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, авыл ипотекасы Лаеш, Питрәч һәм Биектау районнарында популярлык казанган. Программа «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы составында гамәлгә ашырыла. Ул Президент Владимир Путин кушуы белән хөкүмәт тарафыннан 2019 елда расланды һәм, торак шартларын яхшыртудан тыш, кече торак пунктларны инфраструктур үстерүгә юнәлдерелгән, дип яза «Татар-информ».