Самара өлкәсендә татар хәрәкәте активисты Рәйсә Гыйбадуллина вафат булган
![Самара өлкәсендә татар хәрәкәте активисты Рәйсә Гыйбадуллина вафат булган](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/2/2/02389befb931f4c6c314a47e89bc793c.jpg)
Бүген татар хәрәкәте активисткасы - Самара өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Рәйсә Гыйбадуллина 65 яшендә вафат булды. Бу турыда «Самара татарлары» сайты хәбәр итте.
«Рәйсә ханым күп еллар «Туган тел» өлкә татар җәмгыятендә бухгалтер булып хезмәт итте, милли бәйрәмнәрне оештыруда бик актив катнашты. Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмәнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашам һәм күркәм сабырлык телим. Мәрхүмәнең авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәтә булсын», дип яза өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты И.Г.Шәкүров.