Арчада «Гаиләнең нигезе – хатын-кыз» дип исемләнгән чара булды
Бүген, 2 ферваль көнендә, Арча педагогия көллиятендә «Гаиләнең нигезе – хатын-кыз» белем бирү иҗади-мәгърифәтчелек проект-чарасы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессеның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова катнашты.Ул укучылар өчен гаиләдә хатын-кызның роле турында лекция сөйләде. Лекциядә көллиятнең 1, 2,3, курсларының татар төркемнәрендә укучы һәм гимназиянең 7,8,9 сыйныфларында укучы кызлар катнашты.
Чараның төп максаты – хатын-кызда үз-үзен тоту, кешедә тырышлык, сабырлык сыйфатларын формалаштыру, хатын-кызның гаиләдәге ролен һәм гореф-гадәтләрнең әһәмиятен аңлату.
Дәрес әңгәмә формасында алып барылды. Талибәләр дәрес барышында бик актив катнашты, кызыксындырган сорауларын биреп, үзләренә кирәк мәгълүматны туплады.
Шулай ук биредә кул эшләнмәләреннән торган милли күргәзмә дә оештырылган иде. Биредә чигүле кулъяулыклар, калфаклар, түбәтәйләр һәм башка бик күп төрле эшләнмәләр күрсәтелгән.
Фото: https://tatar-congress.org