Татарстанда сайлау алды агитациясе һәм «Мобиль сайлаучы» механизмы турында фикерләштеләр
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә сәяси партияләрнең төбәк бүлекләре вәкилләре катнашында семинар узды. Чарада сайлау алды агитациясен үткәрү, түләүсез эфир вакытын бүлү өчен җирәбә салу, «ИнформУИК» проектын гамәлгә ашыру һәм «Мобиль сайлаучы» механизмы мәсьәләләре яктыртылды. Бу турыда ТР Үзәк сайлау комиссиясе Телеграм-каналында хәбәр ителә.
Шулай ук катнашучыларга киләсе тавыш бирүдә күзәтүчеләрнең хокукларын һәм бурычларын искә төшерделәр һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен укыту чаралары сериясе турында хәбәр иттеләр. Соңгы пунктта республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев җентекләп тукталды.
Уку кысаларында сайлау законын, сайлауларга әзерлек, алда торган вакыйгага әзерлекнең календарь планын аңлату планлаштырылган. «Мондый эш безнең өчен принципиаль әһәмияткә ия, ул сайлау кампаниясен өзеклексез, катгый рәвештә закон нигезендә уздырырга ярдәм итәр, дип ышанам!» - диде ул.
Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр уздырыла, быел 15, 16 һәм 17 мартта була. Хәзерге вакытта сайлауга 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче буларак) кертелгән инде. РФ Үзәк сайлау комиссиясе 10 февральдән дә соңга калмыйча тагын өч дәгъвачыны теркәү яки аннан баш тарту турында карар кабул итәргә тиеш (калганнары үз кандидатураларын алды).