Миңнеханов Әфганстаннан гаскәрләр чыгаруның 35 еллыгын Татарстанда билгеләп үтәргә кушты
15 февральдә Россиядә Әфганстаннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруның 35 еллыгы билгеләп үтелә. Бу көнне республиканың һәр муниципалитетында истәлекле чаралар үткәрелергә тиеш. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шулай дип ассызыклады.
Республика җитәкчесе бу көн илебездән читтә хәрби бурычын үтәгән барлык ватандашлар истәлегенә багышлана, диде. «Яшьләрне безне яклаучылар батырлыгы һәм каһарманлыгы үрнәгендә тәрбияләү мөһим», — дип өстәде ул.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Казанда истәлекле чаралар традицион рәвештә Җиңү паркында, сугышчы-интернационалистлар мемориалы янында узачак.
Истәлекле чаралар барлык муниципаль берәмлекләрдә иң югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш. Анда район җитәкчелеге, шулай ук республика активы вәкилләре катнашырга тиеш, диде Татарстан Рәисе.