Ульяновскида Барый Тарханов исемендәге татар театрлары фестивале дәвам итә
Ульяновск Татар мәдәният үзәгендә Барый Тарханов исемендәге татар театрлары фестивале дәвам итә. Бу турыда Ульяновскиның «Өмет» газетасының телеграм-каналында хәбәр иттеләр.
Бүген сәхнәдә «Киндяковка» мәдәният сараеның «Нур» татар халык театры драматург Фоат Садриевның «Җәмиләнең җенләнүе» комедиясен күрсәтте.
Спетакльне сәхнәгә куючы - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтахова.
Киләсе шимбәдә, 17 февральдә, семберлеләргә Татарстанның Апас районы Урта Балтай авылыннан «Мирас» коллективы Туфан Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү» әсәрен күрсәтәчәкләр.