Татарстанда республикада иң борынгылардан берсе саналган мәчеткә реставрация ясаячаклар
Татарстанның Кукмара районы Әсән-Елга авылында республикадагы иң борынгы агач архитектура һәйкәлләреннән берсе – 1742 елда төзелгән мәчеткә (авыл үзе 1678 елдан билгеле) реставрация ясарга ниятлиләр. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Комитет рәисе Иван Гущин һәм Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев мәчет белән танышты. Авыл халкын тарихи мәчетнең язмышы борчый. Гәрчә авылда тагын бер Аллаһ йорты булса да, алар борынгы мәчетне саклап калуны сорап күп тапкырлар мөрәҗәгать иткән.
Хәзер Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты, мөселманнар анда намаз укый алсын өчен, иман йортын төзекләндерергә тиеш. Бүген бина җылытылмый, кайбер конструкцияләр авария хәлендә дип табылган. Агымдагы елда ремонт эшләре өчен проект документлары әзерләнәчәк. Хәзерге вакытта рөхсәт документларын әзерләү процессы бара.
Моннан тыш, Иван Гущин һәм Рәдиф хәзрәт Тимергалиев Кәчемир авылындагы (салага XVII йөзнең икенче яртысында нигез салынган) XIX йөз ахырында төзелгән мәчетне дә карады. Руханилар һәм җирле үзидарә органнары белән бергә алар объектка хокукны билгели торган документларны рәсмиләштерү, аны дини оешма карамагына тапшыру һәм мәчеткә газ кертү мәсьәләләре хакында фикер алышты.
Кәчемир мәчете Казанның танылган сәүдәгәрләре Габделкәрим һәм Габделвәли Юнысовлар акчасына элеккеге, искергән Аллаһ йорты урынына 1899 елда төзелгән. Бу – манарасының төз пропорцияләре белән аерылып торган һәм Татарстанда бик сирәге генә сакланып калган агач мәчетләрнең берсе.