Леонид Слуцкий Казандагы чыгышында: Мин Татарстанны бик хөрмәт итәм
ЛДПР лидеры, президентлыкка кандидат Леонид Слуцкий бүген Казанга килде, ул партия активы белән очрашты. Татарстанны һәм биредә яшәүчеләрне хөрмәт итәм, дип белдерде ул һәм кабул иткән өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтте. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева яза.
«Мин, бәлки, Владимир Вольфович Жириновскийдан аерыламдыр, ләкин партия ул нигез салган партия булып кала. Мин Татарстанны, татар халкын хөрмәт итәм һәм бүген Татарстан территориясендә кешеләр иминлеге өчен гамәлгә ашырыла торган әһәмиятле инфраструктура проектларын бәялим», - дип белдерде партия лидеры.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан һәрвакыт Россия составында аерым республика булды һәм булып кала, биредә хезмәт сөючән кешеләр яши, диде ул.
«Бик нәтиҗәле сәфәр, төбәк бүлеге белән сәгатьләрне чагыштыру. Халыкка һәм җитәкчелеккә рәхмәт белдерәсем килә, без бүген бик җентекләп аралаштык, шул исәптән тере легенда - Минтимер Шәрипович (Шәймиев, Татарстанның беренче президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе) белән дә. Эшлибез!» - дип йомгаклады Леонид Слуцкий.
- Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауга 4 кандидатны – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путинны (үзен-үзе тәкъдим итүче) керттеләр.