Рөстәм Миңнеханов һәм Борис Титов эшкуарларга ярдәм чаралары турында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Әңгәмәдәшләр эшкуарларга федераль һәм төбәк ярдәм чаралары, административ басымны киметү, шулай ук гомумән бизнесның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау турында фикер алыштылар. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2023 ел нәтиҗәләре буенча республикада тулаем төбәк продукты 4 трлн сумнан артып киткән, бу сумманың дүрттән бере - кече һәм урта эшкуарлык өлеше. Барлык каршылыкларга карамастан, Татарстан бизнесы күп кенә кыенлыкларны кичеп чыга, инвестиция активлыгын саклап кала, логистиканы һәм сату базарларын үзгәртеп корырга өлгерде. Күп яктан бу федераль үзәк һәм шәхсән Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән мөмкин булды.
Борис Титов үз чиратында Татарстанның эшкуарлыкка ярдәм итү буенча системалы чараларын һәм республика территориясендә инвестицион проектларны гамәлгә ашыру шартларын югары бәяләде.
- 2023 ел нәтиҗәләре буенча республикада 172,5 мең кече һәм урта бизнес субъекты эшчәнлек алып бара - бу Идел буе федераль округында беренче урын. Бу өлкәдә 859,7 мең кеше, шул исәптән үзмәшгульләр дә эшли. Узган ел Татарстанның кече һәм урта бизнесы 87 млрд сум күләмендә гомуми ярдәм (федераль һәм республика) алды.