Татарстанның 966 сайлау участогында видеокүзәтү системасы эшләячәк
Татарстанда мартта РФ Президентын сайлауда 966 участокта видеокүзәтү системасы эшләячәк. Участок сайлау комиссияләре санын элегрәк Россия Үзәк сайлау комиссиясе раслады, ә видеокүзәтү чараларын куллану турындагы карар проекты бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында кабул ителде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова яза.
«Ростелеком» ГАҖ белән килешенгән Татарстан Республикасында 966 сайлау участогы исемлеге ачыклана, аларда видеокүзәтү булачак», - диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Андрей Нефедов.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, биналарда видеокүзәтү системасы участок комиссияләренең тавыш бирүне оештыру, сайлау бюллетеньнәрен тартмалардан сейф-пакетларга күчерү һәм аларны саклау, тавышларны санау, йомгаклау утырышын уздыру эшчәнлегендә ачыклыкның өстәмә гарантияләрен бирәчәк.
Видеокүзәтү булмаган участокларда видеотеркәү була.
- Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауга 4 кандидатны – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путинны (үзен-үзе тәкъдим итүче) керттеләр.