Алексей Навальный* төзәтү колониясендә үлгән
Алексей Навальный* Ханты-Манси автономияле округында төзәтү колониясендә йөрергә чыккан вакытта үлгән. Ул анда җәзасын үти иде. Бу хакта Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Ямал-Ненец автономиле округы буенча идарәсе хәбәр итә.
Ведомствода белдерүләренчә, бу хәл бүген булган. Алексей йөргәннән соң үзен начар хис иткән һәм шунда ук аңын югалткан.
Урынга медицина хезмәткәрләре килә, ашыгыч ярдәм бригадасы чакырыла. Барлык кирәкле реанимацион чаралар башкарыла, әмма уңай нәтиҗә бирми.
Алексей Навальныйның үлем сәбәпләрен белгечләр ачыклаячак, дип хәбәр ителә. Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте колониягә комиссия җибәрә. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, якынча сәбәпләрнең берсе буенча Навальныйның үлеменә тромб өзелү сәбәп булган.
*Росфинмониторинг тарафыннан экстремистлар һәм террорчылар исемлегенә кертелгән.