Татарстанда халыкка хәбәр итү системаларын планлы тикшерү узачак
Чәршәмбе, 6 мартта, 10.43 сәгатьтә Татарстанда халыкка тавышлы сиреналар кулланып хәбәр итүнең автоматлаштырылган системалары тикшереләчәк.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында республика халкын тынычлык сакларга чакырдылар.
Мондый тикшерүләр елына ике тапкыр – март һәм октябрь айларында үткәрелә.