Казахстан «Киләчәк уеннары»н үткәрүгә әзерлек эшләрен башлады
Казахстан алдагы «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын үткәрүгә әзерлек эшләрен башлады. Бу хакта Казахстан Республикасы парламенты Мәҗлесе Рәисе Ерлан Кошанов Казанда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуда шулай дип белдерде.
«Алдагы «Киләчәк уеннары» Казахстанда узарга тиеш. Без аңа әзерләнә башладык инде. Кичә без Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан чара турында тулы мәгълүмат алдык. Киләчәктә аның безгә кирәге чыгар дип уйлыйм», - диде Кошанов.
Ул Татарстанның Казахстанда әлеге турнирны үткәрүгә әзерлек эшләрендә һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәгенә ышаныч белдерде.
«Сез – моны башлап җибәрүчеләр. Ә без бу уеннарны дәвам итүчеләр булачакбыз», - дип искәртте парламентарий.
«Киләчәк уеннары» - физик һәм цифрлы үлчәнешләрдәге ярышларны берләштерә торган яңа форматтагы спорт тамашасы, фиджитал концепциясендәге халыкара мультиспорт турниры.
Казанда 21 февральдән 3 мартка кадәр узган беренче «Киләчәк уеннары»нда 107 илдән 21 инновацион дисциплинада 270 команда һәм 2 меңнән артык спортчы катнашты. Ярышлар биш категориягә (спорт, тактика, стратегия, технологияләр, тизлек) бүленгән иде.
Элегрәк Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев Казанда Россия лидеры Владимир Путин белән очрашуда алдагы «Киләчәк уеннары»н үз илендә үткәрергә тәкъдим итте.