РФ Президентын сайлаганда үзеңне сайлаучылар исемлегендә ничек тикшереп булуын аңлаттылар
Россия гражданнарына РФ Президентын сайлауда аларны сайлаучылар исемлегенә кертүләрен ничек тикшерергә икәнен аңлаттылар.
РФ Үзәк сайлау комиссиясендә хәбәр итүләренчә, моның ике алымы (шәхсән үзең килеп һәм дистанцион рәвештә) бар. Әгәр шәхсән тикшерергә телисез икән, ул чагында 14 мартка кадәр үзегезнең участок сайлау комиссиясенә килергә һәм сайлаучылар исемлеге белән танышырга кирәк.
Билгеләп үтелгәнчә, әгәр үзегез турындагы белешмәләрдә хата тапсагыз, язмача гариза тапшырырга кирәк, аны участок комиссиясе - бер тәүлек эчендә, ә тавыш бирү көннәрендә мөрәҗәгать иткәннән соң ике сәгать эчендә караячак.
Шулай ук үзеңне исемлекләргә керткәннәрме-юкмы икәнен онлайн режимында да тикшерергә мөмкин. Моның өчен «Сайлау участогында, референдум участогында исемлеккә кертү турында мәгълүмат бирү» цифрлы сервисы бар. Ул РФ Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми сайтында урнаштырылган.