Миңнеханов мөфти белән мәчет ачты, митрополит белән православиене үстерү хакында сөйләште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районында мәчет ачуда катнашты һәм республикада православиене үстерү хакында фикер алышты. ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл катнашындагы чаралар турында ул телеграм-каналында сөйләде.
Фото: © https://t.me/rustamminnikhanov
Миңнеханов әйтүенчә, яңа мәчет Яңа Турада ачылган: «Әлеге Аллаһ йорты халкыбызга рухи тәрбия бирүгә хезмәт итсен. Кылган догаларыбыз һәм теләкләребез кабул булсын».
Республика җитәкчесе шулай ук Татарстанда яшәүче мөселманнар һәм христианнар тормышындагы алдагы вакыйгалар хакында искәртте. Әйтик, мөселманнар инде уразага керде, ә дүшәмбедән православие динен тотучыларның Бөек посты башлана. «Без барыбыз да кылган догаларыбызда үзебезгә һәм якыннарыбызга сәламәтлек, уртак Ватаныбызда тынычлык һәм иминлек тантана итүен сорыйбыз», - дип язган ул.