«Крокус Сити Холл»да терактта зыян күрүчеләр саны 154 кешегә җитте
«Крокус Сити Холл»да теракт нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр саны 154 кешегә җитте. Бу хакта ТАСС Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
Элегрәк Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы «Крокус Сити Холл»дагы теракт вакытында зыян күрүчеләр саны 152 кешегә кадәр артты дип хәбәр иткән иде. Хәзерге вакытта 133 кеше һәлак булган санала. «Центроспас» отряды һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Лидер» үзәге белгечләре 250 кубометрдан артык конструкцияне сүтеп алып чыкты. Теракт урынында махсуслаштырылган робототехник комплекслар, кинологлар һәм психологлар эшли.
Искәртик, 22 мартта җинаятьчеләр Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити холл»да Калашников автоматларыннан тыныч гражданнарга ут ачкан, шуннан соң янгын чыгарганнар. Әлеге факт буенча террорчылык турында җинаять эше кузгатылган. Террорчылар кулга алынды.
Кичә Россия Президенты Владимир Путин гражданнарга мөрәҗәгать вакытында якшәмбене Россиядә илкүләм матәм көне дип игълан итте.