Баксиков «Крокус»тагы теракт турында: Өметсезлеккә бирелмәү һәм киләчәккә ышану мөһим
Татарстаннан Россия Герое Рәсим Баксиков Мәсәкү өлкәсендә «Крокус Сити Холл»да теракт вакытында һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашты.
Аның сүзләренчә, вазгыятьнең коточкыч булуына карамастан, өметсезлеккә һәм ерткычларча ярсуга бирешмәү бик мөһим.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Авыр вакытта аек акыл белән фикер йөртергә һәм киләчәккә ышанырга тырышырга кирәк. Мин һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашам һәм зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын телим. Ә гражданнарга һөҗүм өчен үч алыначак», - диде Баксиков «Татар-информ»га әңгәмәдә.
Җомга, 22 мартта, Мәскәү өлкәсендәге концертлар залына һөҗүм ясалды. Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча 133 кеше һәлак булган санала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы күптән түгел искәрткәнчә, зыян күрүчеләр 154 кешегә җиткән. Шимбә, 23 мартта Россия Президенты Владимир Путин гражданнарга мөрәҗәгать белән чыгыш ясады, анда якшәмбе көнен илкүләм матәм көне дип игълан итте.