Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы томан вакытында иминлек чаралары турында искәртте
Синоптиклар фаразлары буенча, бүген төнлә Татарстанда урыны белән томан көтелә, һава температурасы -1..-6 градуска кадәр төшәчәк.
Көндез һәм кич республика көньяк циклонның алгы өлешендә була, аның йогынтысында яңгыр, җил секундына 15-18 метр тизлектә фаразлана, һава температурасы +2..+7 градус көтелә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе начар һава торышы булганда иминлек чаралары турында искәртә.
Күз күреме начар булганда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык маневрлардан тыелырга, узышырга чыкмаска киңәш ителә. Шулай ук кинәт тормозга басудан тыелырга, туктарга кирәк булганда тизлекне акрынлап киметергә кирәк.